news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада тугыз меңнән артык хезмәткәр кыскартылуга эләккән

Хәзерге вакытта эштән азат ителергә тиешле кешеләр саны 3 338 тирәсе.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ"). Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте мәгълүматлары буенча, Уфада ел башыннан 538 предприятие һәм оешма 9 196 кешесен эштән җибәрергә мәҗбүр булган. Шуның 251е шушы атнада киткән. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Хәзерге вакытта эштән азат ителергә тиешле кешеләр саны 3 338 тирәсе.

“Башинформ” агентлыгына Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән хәбәр итүләренчә, эштән җибәрелүчеләрнең 4 723е эшкә урнаштырылган. Шул исәптән үз оешмаларына — 1 989се. Үзәккә ел башыннан эшкә урнашу гозере белән 643 кеше мөрәҗәгать иткән.

12 эш бирүче тәкъдиме белән тулы булмаган эш көненә яки атнасына 850 кеше күчерелгән. Андый хезмәткәрләрнең күбесе “УППО”, “Башвтормет”, “Урал-Гео” оешмаларында эшли. 

news_right_1
news_right_2
news_bot