Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада Туган телләрдән республика олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр
10-11 гыйнварда көннәрендә Уфада К.А.Дәүләткилдиев исемендәге республика сәнгать гимназия-интернатында Туган телләрдән республика олимпиадасы булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге хәбәр итте.
11 гыйнварда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин дә катнашып, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән катнашучыларга һәм җиңүчеләргә тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Татар теле һәм әдәбиятыннан республикакүләм олимпиадада Туймазы шәһәренең 1нче санлы интернат-мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Эльзана Бәдретдинова 100 баллдан 100 балл җыйды. Алар укытучысы Зинфира Гаднән кызы Нурисламова белән берлектә туган тел белән бәйле бәйгеләрдә катнашып, һәрчак уңай нәтиҗәләр күрсәтәләр.Төп җиңүчедән башка тагын 5 укучы призлы урыннар яулады, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз