Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада «Төмәнәк моңнары» конкурсының гала-концерты узды
Кичә, 23 февраль, Уфада «Төмәнәк моңнары» конкурсының гала-концерты узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ул бәйгедә катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Башкортстан Республикасының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җырчы, композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты Фәнир Галимовның иҗатына багышланган «Төмәнәк моңнары» конкурсын игълан итте. «Төмәнәк моңнары»ның беренче туры 2023 елның 1 декабрендә башланып, 2024 елның 20 гыйнварына кадәр онлайн форматта үткәрелде.
Конкурста катнашучылар аерым һәм коллектив (8 кешедән артык булмаган ансамбль) башкару кебек ике номинациядә билгеләнде. Катнашучылар Фәнир Галимовның ике җырын башкарырга тиеш иде. Конкурсантларның чыгышларын билгеле сәхнә артистлары һәм танылган композиторлар бәяләде.
Һәр номинациядә Гран-При һәм 1, 2, 3нче урын алучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз