news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада томан аркасында Казаннан очкан самолет җиргә төшә алмый

Башкортстан башкаласы аэропортында барлыгы 7 рейс тоткарлана.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясенең Казаннан очкан Bombardier CRJ200 самолеты Уфада томан аркасында аэропортка төшә алмый.

"Уфа" халыкара аэропорты матбугат секретаре Татьяна Ризван белдергәнчә, Казаннан, Төмәннән, Оренбургтан һәм Когалымнан очкан самолетлар аэропортка төшә алмый дип яза "ТАСС".

Шулай ук метеошартлар аркасында Мәскәүгә, Яңа Уренгойга һәм Самарага бортлар оча алмый.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча бүген синоптиклар Башкортстанда томан фаразлаган, күз күреме - 500-1000 м.

news_right_1
news_right_2
news_bot