news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Телеүзәк янында Шәехзадә Бабичка һәйкәл куелачак

Һәйкәлне июнь аенда, V Бөтендөнья башкорт корылтаен уздырган көннәрдә ачарга планлаштыралар.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Уфада Зәки Вәлиди урамында, Телеүзәк каршындагы мәйданда Шәехзадә Бабичка һәйкәл куелачак. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә. 

“Башкорт халкының атаклы улы, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабичка һәйкәл кую комиссиясе эшендә катнаштык. Озак эзләнүләрдән соң, Телеүзәк янындагы мәйданга тукталырга булдык", -  дип сөйләде Бөтендөнья башкорт корылтае рәисе Данир Гайнуллин.

Һәйкәлне июнь аенда, V Бөтендөнья башкорт корылтаен уздырган көннәрдә ачарга планлаштыралар.

  • Республиканың Мәдәният министрлыгы иң яхшы һәйкәл проектына бәйге игълан иткән иде. Җиңүче булып Россиянең танылган сынчысы, Россия Федерациясенең халык рәссамы, Уфадагы Мостай Кәрим һәйкәлнең авторы Андрей Ковальчук танылды.

Шәехзадә Бабич һәм күренекеле шәхесләрнең исемен мәңгеләштерү “Башкортстан Республикасы дәүләтчелеге барлыкка килү: 100 шәхес” проекты кысаларында тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100