Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада «Татмедиа» үрнәгендә медиаүзәк төзергә ниятлиләр
Бинада журналистлар өчен заманча матбугат үзәге, ньюсрум, китапханә була.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Уфада Матбугат йорты базасында Казандагы «Татмедиа» үрнәгендә күпфункцияле медиаүзәк булдыру планлаштырыла. Бинада журналистлар өчен заманча матбугат үзәге, ньюсрум, китапханә барлыкка киләчәк. Шулай ук үзәктә республиканың барлык массакүләм мәгълүмат чаралары да урнашачак. Бу хакта «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Коллегия утырышында Башкортстанның Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов сөйләвенчә, әлеге бина Уфада газета-журнал һәм редакция-нәшрият комплексын төзү турында карар кабул ителгәч,1967 елда төзелгән.
1971 елда Матбугат йортының җитештерү корпусы ачылды. 1972 елда редакция-нәшрият корпусы төзелеше тәмамланган. Шуннан бирле бинада республика һәм шәһәр газеталары, журнал, альманах һәм башка басмалар редакцияләре урнашкан.
Соңгы ун елда бинага акча кертелмәгән, монда ремонт булмаган. Ул начар хәлдә, анда коммуникацияләрне алыштырырга һәм реконструкция ясарга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз