news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Татарстанда теркәлгән машина җәяүлене бәрдереп качкан

Һәлакәттә гаепле машинаның дәүләт теркәү номерлары билгеле.

 (Казань, 1 март, «Татар-информ»). Уфаның Дәүләт автоинспекциясе җәяүлене бәрдереп качкан Татарстаннан булган машина йөртүчене эзли. Бу хакта Башкортстан республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте кичә 12:45 сәгатьтә Октябрьнең 50 еллыгы урамында 18 нче йорт янында булган. Кара төстәге «Шкода Фабия» (дәүләт номеры «С 284 ТО, 116 RUS») автомобиле 39 яшьлек хатын-кызны бәрдерә һәм урыннан качып китә.

Зыян күргән хатын-кыз медицияна ярдәме сорап хастаханәгә мөрәҗәгать иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100