Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты аншлаг белән узган
Уфада аншлаг белән Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты узган. «Шәһәр мәдәният йортында коллектив «Хәзинә» программасы белән чыгыш ясады», дип хәбәр итә ансамбльнең матбугат үзәге.
Концертның беренче бүлегендә «Аулак өй» вокаль-хореографик композициясе тәкъдим ителгән. «Аулак өй» - Нәкый Исәнбәт либреттосы буенча Александр Ключарев музыкасына Фәйзи Гаскәров куйган композиция.
Икенче бүлектә «Зөбәрҗәт», «Сибелә чәчәк», «Картуф», «Күн авылы» кебек тирән фольклор тамырлы җырлар яңгыраган. «Гармун-гармун», «Егетләр» кебек биюләр милли хореография үзенчәлекләре белән танышырга мөмкинлек биргән.
«Кадерле дуслар, бүген Уфада булуыбызга без бик шатбыз. Башкортстан Республикасы җитәкчелегенә концерт оештыруда ярдәме өчен рәхмәт. Залда безнең коллегаларыбыз – Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт академия ансамбле һәм «Мирас» җыр һәм бию ансамбле артистлары да бар. Иң мөһиме з залда безнең яраткан тамашачыбыз», дигән ансмбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов концерт азагында тамашачыны сәламләп.
Уфа концертыннан соң коллектив Свердловск өлкәсенә гастрольләргә юл тоткан. 4 – 10 апрель көннәрендә «Мы – Россия» федераль программасы кысаларында концертлар була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз