news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада, Татарстан Президенты үтенече белән, Габдулла Тукай мәйданы барлыкка киләчәк

«Бу татар һәм башкорт халкының туганлыгы һәм рухи якынлыгы символы, республикаларыбыз арасындагы эчкерсез дуслык һәм якынлык билгесе булачак», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов Башкортстан Башлыгына юллаган хатында.

Уфада, Татарстан Президенты үтенече белән, Габдулла Тукай мәйданы барлыкка киләчәк
bashinform.ru

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Уфада, Габдулла Тукай һәйкәле урнаштырылган Уфаның «Нур» татар дәүләт театры каршындагы мәйданга бөек шагыйрьнең исеме биреләчәк. Уфа шәһәр Советы депутатлары чираттагы утырышта әлеге карарны бертавыштан хуплады. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстан Башлыгына мәйданга бөек татар шагыйре, тәнкыйтьче һәм тәрҗемәче Габдулла Тукай исемен бирү инициативасы белән мөрәҗәгать иткән иде.

«Бу татар һәм башкорт халкының туганлыгы һәм рухи якынлыгы символы, республикаларыбыз арасындагы эчкерсез дуслык һәм якынлык билгесе булачак», - дип искәртте ул Башкортстан Башлыгына юллаган хатында.

2019 елның 18 апрелендә Уфада Башкортстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәре кысаларында мәшһүр татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Әлеге тантанада Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

«Уфа шәһәр Советы депутатлары Уфаның «Нур» татар дәүләт театры каршындагы мәйданга Габдулла Тукай исемен бирү инициативасын хуплады. Безнең республикаларның мәдәни һәм иҗтимагый-сәяси якынлыгы шул исәптән Габдулла Тукай кебек бөек шәхесләргә дә нигезләнә. Мондый мәшһүр кешеләрне искә алырга гына түгел, ә мөмкин булган бөтен чараларны да кулланып аларның истәлеген кадерләп сакларга да кирәк», - дип искәртте шәһәр Советының архитектура һәм төзелеш буенча даими комиссиясе рәисе Руслан Зиннәтуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100