news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Татарстан Мәдәнияте көннәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл ачыла

Һәйкәл 17-18 апрель көннәрендә ачылачак.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Уфада апрель аенда Татарстан Мәдәнияте көннәрен үткәрү барышында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак. Бу хакта «Кызыл таң» сайтына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Габдулла Тукай һәйкәле Уфага килеп җитте. Бакырдан коелган скульптура агач тартмага салынган һәм киндер тукымага төрелгән. Аны Уфа «Нур» татар дәүләт театры каршындагы мәйданга бушатканнар. Эшчеләр 4,5 метр биеклегендәге гранит постамент кую белән мәшгуль. Шушы көннәрдә аның өстендә һәйкәл урын алачак, аның биеклеге 8 метр тәшкил итәчәк», - диелгән хәбәрдә.

Татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайга Уфада һәйкәл 17-18 апрельдә ачылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot