Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада Татарстан киносы көннәре узды
Уфада Татарстан киносы көннәре узган. Чараны Татарстан Мәдәният министрлыгы, Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиллеге, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге ярдәме белән «Татаркино» Татарстан дәүләт мәдәният учреждениесе оештырган. Фильмнар «Родина» кинотеатрында күрсәтелгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге хәбәр итә.
Кинопрограммага түбәндәге фильмнар кергән:
- «Тукай Җаекта» («Тукай в Уральске») документаль фильмы;
- «Әпипә» музыкаль комедиясе;
- «Әлмәндәр» анимацион фильмы (6+);
- «Гашыйклар тавы» нәфис фильмы.
Кинопремьералар кысаларында тамашачылар «Гашыйклар тавы» фильмы режиссеры, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Салават Юзеев һәм Әлмәт татар дәүләт драма театры актеры, ТР халык артисты Рәфыйк Таһиров белән очрашкан. Кунаклар фильмнарны әзерләү процессы турында сөйләгән һәм тамашачыларның сорауларына җавап биргән.
Чарада Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов та катнашкан. Ул «Татаркино» вәкилләренә, «Родина» кинотеатры җитәкчелегенә һәм коллективына рәхмәт белдергән.
Уфада узган Татарстан киносы көннәре Уфа халкының татар киносәнгате белән кызыксынуын тагын бер тапкыр раслады, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз