Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада Татарстан киносы көннәре узачак
16-17 майда Уфаның «Родина» кинотеатрында Татарстан киносы көннәре узачак. Уфа тамашачысы әлеге көннәрдә документаль фильм, музыкаль комедия, мультфильм һәм драма карый алачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фильмнарны «Татаркино» учреждениесенең кинофестивальләр һәм киночаралар оештыру бүлеге методисты Рәисә Харисова тәкъдим итәчәк.
16 майда тамашачылар режиссер Әлфия Шакирҗанова төшергән «Тукай Җаекта» документаль фильмын һәм Илшат Рәхимбай төшергән «Әпипә» музыкаль комедиясен карый алачак.
17 майда исә «Әлмәндәр» мультфильмын күрсәтү планлаштырылган. Аның режиссеры – Сергей Киатров.
Шул ук көнне кич «Гашыйклар тавы» фильмын күрсәтү һәм фильмның режиссеры Салават Юзеев белән иҗади очрашу көтелә.
Чаралар Татарстан һәм Башкортстан мәдәният министрлыклары ярдәме белән «Татаркино» (Татарстан) тарафыннан оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз