news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Татарстан һәм Башкортстанда Олимпия хәрәкәтен үстерү мәсьәләләрен кузгаттылар

Уфада Татарстанның Олимпия советы рәисе Марат Бариев Башкортстан спорт министры Руслан Хәбибов һәм Башкортстанның Олимпия советы рәисе Анна Двойнина белән очрашты. Бу хакта ТР Олимпия советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда республикаларда Олимпия хәрәкәтен үстерү мәсьәләләре һәм төбәкләрнең хезмәттәшлек перспективалары, аерым алганда «ETHNORUN» йөгерешен үткәрү мөмкинлеге хакында фикер алыштылар. «Этноран» - мәдәни программаны үз эченә алган төрле дистанцияләргә йөгерү симбиозы ул. Анда музыкаль, гастрономик һәм Уфада үткәрелә торган башка халык традицияләре керә.

«Ислам яшүсмерләр уеннары» Башкортстан спорт министрында зур кызыксыну уятты. Руслан Хәбибов шулай ук быел Уфада «Россия - спорт державасы» халыкара форумын үткәрүгә әзерлек турында сөйләде.

Очрашуда спорт министры күрше төбәкләр арасындагы дусларча мөнәсәбәтләрне билгеләп үтте. Ул Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның: «Безнең Татарстаннан да якынрак туганнарыбыз юк», - дигән сүзләрен мисал итеп китерде.

ТР Олимпия советы рәисе шулай ук сәфәр кысаларында шәһәрнең спорт инфраструктурасы белән дә танышты. «Уфа күз алдында үзгәрә – бик күп заманча спорт объектлары төзелә, - дип искәртте Марат Бариев. – Яңа күп функцияле Көрәш сарае аеруча зур тәэсир калдыра, ул иң югары дәрәҗәдәге ярышларны кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100