Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада Татарстан һәм Башкортстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбльләренең уртак концерты узды
Уфада Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Башкортстан Республикасы Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт академия халык бию ансамбленең уртак концерты узды. Концерт «Башкортостан» Дәүләт концерт залы сәхнәсендә барды.
«Уникаль концерт Фәйзи Гаскәров ансамбле һәм «Уфанет» компаниясе оештырган «Бию — халыкның җаны» Россия халыклары хореография сәнгате фестивале кысаларында узды. Коллективлар бер сәхнәдә уртак концерт белән беренче тапкыр чыгыш ясадылар», - дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең матбугат үзәге, Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбленең матбугат хезмәте материалларына сылтама белән.
Коллективларны легендар Фәйзи Гаскәров исеме берләштерә. Башкортстан Республикасы халык биюләре ансамбленә нигез салучы һәм беренче сәнгать җитәкчесе Фәйзи Гаскәров берничә ел ТАССР җыр һәм бию ансамбленең балетмейстеры булып эшләгән. Фәйзи Гаскәров ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен бик күп якты хореографик композицияләр — «Җизнәкәй», «Шома бас», «Аулак өй» һәм башкаларны куйган.
Концерт башкортларның «Тархан» биюе белән ачылган. Башкортстан ансамбле Фәйзи Гаскәров мирасының алтын фондыннан «Чиләк белән борынгы бию», «Җиде кыз», «Печән чабучылар» композицияләр тәкъдим иткәннәр.
Икенче бүлектә сәхнәдә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаган. Татарстанлылар программаны «Гармун-гармун» композициясе белән ачып җибәргән һәм Уфа тамашачысына «Сарманча әйлән-бәйлән», «Егетләр биюе», «Рәйхан» кебек хореографик, вокаль һәм инструменталь композицияләр тәкъдим иткән.
Финалда ике данлыклы ансамбль «Гөлнәзирә» башкорт биюе һәм «Әпипә» татар биюе кергән вокаль-хореографик композицияне башкарып, дуслык әйлән-бәйләне уйнаган.
«Бүген сәхнәдә сез үз республикаларының иң яхшылары булган ике данлыклы ансамбльне күрдегез. Алар үзләренең гаҗәеп номерларын күрсәттеләр. Без – тугандаш республикалар. Әлеге коллективларны Фәйзи Әдһәм улы Гаскәров берләштерә. Бүгенге концертны аңа багышлыйбыз. Безнең концерт - ул дуслык күпере. Беренче тапкыр әлеге коллективлар бер сәхнәдә тора», – дигән Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле директоры Нәзир Байегетов кичә ахырында.
Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән Нәзир Байегетов ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитовка «Бию – халыкның җаны» фестивалендә катнашу турында диплом, шулай ук истәлекле бүләк – Фәйзи Гаскәров ансамбле өчен махсус эшләнгән уникаль дизайнлы плед тапшырган.
«Хөрмәтле дусларыбыз һәм туганнарыбыз, без - дөньядагы иң якын халыкларның берсе. Бүген бер сәхнәдә торабыз. Безнең коллективларның 80 елдан артык тарихы бар. Кадерле тамашачылар, сезнең алда баш иябез. Безне берләштергән проектлар өчен рәхмәт. Бергә булганда, без көчле, барысы өчен дә рәхмәт», - дигән Айрат Хәмитов җавап итеп. Ул оештыручыларга татар милли ризыгы - чәкчәк һәм Казан күренешләре төшерелгән истәлекле сувенир бүләк икән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз