news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада «Татарча квартирник» проекты яңадан оештырыла башлады

Оештыручылар сүзләренчә, татар яшьләре өчен әлеге мәйданчык бердәнбер күмәкләшеп күрешү һәм очрашу урыны.

Уфада «Татарча квартирник» проекты яңадан оештырыла башлады
Җәмилә Зарипова

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Башкортстанның башкаласы Уфада татар яшьләре өчен «Татарча квартирник» проекты яңадан оештырыла башлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә проектны башлап җибәрүчеләрнең берсе Җәмилә Зарипова хәбәр итте.

«Татарча квартирник»ны беренче тапкыр Җәмилә Зарипова, Альбина Мөхәммәдиева һәм Альбина Гильданова башлап җибәргән. «Беренче җыен 2016 елда узган иде. Ул вакытта Уфада татар яшьләрен бергә җыеп торган бернинди дә мәйданчык, үзәк юк иде. Шул сәбәпле, без татарның инициатив, иҗади яшьләрен җыяр өчен, шушы проектка старт бирдек», — диде Җәмилә Зарипова.

Җәмилә сүзләренчә, проектның максаты — иҗади яшьләр, җырчылар, шагыйрьләр, музыкантларны бергәләштереп, иҗади тандемнар тудыру. «Кимендә алар бер-берсе белән танышырга, аралаша башларга тиеш. Беренче «Татарча кваритирник»ның йолдызлары — ютуб блогеры Илнар Шәрәфетдинов, җырчы Айдар Рәкыйпов. Шушы проект аша без Уфаның татар зыялыларына талантлы яшьләрне таныта алдык», — диде ул.

«Үз вакытында әлеге проектны уздыру өчен мәйданчыкны үзебез булдырдык, мөмкин кадәр түләү хакын алмаска тырыштык. Иң элек шундый чараларга татар яшьләрен җыюы кыенга туры килде. Шуны аңларга кирәк: без кызлар белән бернинди матди табыш артыннан йөрмәдек. Бу бары тик безнең тәкъдим белән генә эшләнгән проект иде. Ярдәм итүче оешмалар, иганәчеләр булмады», — диде оештыручы.

Җәмилә Зарипова талантлы татар яшьләре Башкортстанда күп, алар әле дә актив дип саный. «Әмма алар өчен туплану урыннары юк. «Татарча квартирник» проекты татар яшьләре өчен бердәнбер күренеш», — дип сөйләде ул.

«Татарча квартирник»ның кичәсе күптән түгел булып узды. Бергәләшеп чәкчәк белән чәй эчтек. Кичәдә ачык микрофон эшләде, гитарага татар җырлары башкарылды, күңелле уеннар уйналды, яңа танышулар булды һәм татарча караоке куелды. Шигырь сөйләүчеләр, җырларга яратучы чын татар яшьләре килгән иде. Рәхәтләнеп туган телебездә аралаштык. Алга таба да мондый кичәләр үткәреләчәк», — диде оештыручы Альбина Гильданова.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100