Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада татарча стендап кичәсе узды
Уфа шәһәрендә татарча стендап кичәсе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге иҗади чарада барлыгы 14 комик үзләренең шаян чыгышларын тәкъдим итте. Тамашачыларны көндәлек тормыш, милли үзенчәлекләр һәм яшьләр дөньясы турында яңгыраган мәзәкләр битараф калдырмады.
Кичәдә катнашучылар арасында тәҗрибәле артистлар да, сәхнәгә тәүге адымнарын гына ясаучы яшь комиклар да бар иде. Шулай ук Татарстаннан стендап өлкәсендә остазлар — Илнур Илалов һәм Владислав Шунский үзләренең чыгышлары белән Уфа тамашачысын сөендерде. Аларның осталыгы, сәхнә культурасы һәм тамашачы белән җылы аралашуы кичәнең ямьле мизгелләренә әверелде.
Чара татар яшьләренең «Татарча фатирник» оешмасы тарафыннан, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасында вәкиллеге каршында оештырылды. Проектның төп максаты — татар телендә заманча юморны үстерү, яшь иҗатчыларга мәйданчык булдыру һәм татар телен популярлаштыру.
Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән махсус проектлар белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин катнашты. Ул әлеге проектның әһәмиятен билгеләп үтеп, алга таба да мондый башлангычларга ярдәм күрсәтеләчәген искәртте.
Кичәдә чыгыш ясаган комиклар арасында Раил Вафин, Ильмир Йосыпов, Азалия Гыйльметдинова, Илдар Идрисов, Миләүшә Төхвәтуллина, Рузанна Ганн, Алексей Манкей, Луиза Улданова, Илгиз Бимятов, Тимур Мирзаулуков, Кристина Хетцуриане һ.б. иҗатчылар бар иде.
Татарча стендап кичәсе милли мәдәниятне заманча форматта тәкъдим итүнең ачык мисалы булды. Мондый чаралар яшьләрне берләштерә, иҗади мохит тудыра һәм татар теленең куллану даирәсен киңәйтүгә зур өлеш кертә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз