Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада «Татарча фатирник» оешмасы «Беренче татарча стендап» уникаль чарасын уздырды

26 февральдә Уфаның татар яшьләре оешмасы «Беренче татарча стендап» уникаль чарасын уздырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзләрен юмор өлкәсендә сынап карарга теләүчеләр тамашачыларга үзләре иҗат иткән мәзәкләрне тәкъдим итте.
Шунысын да искәртеп узарга кирәк: чарага кадәр, 25 февраль көнне, чыгыш ясарга теләүчеләр Казаннан килгән юмор осталары белән бер көнлек лаборатория дә узды. Биредә алар шаярту нечкәлекләрен өйрәнде, сәхнәдә үз-үзеңне тоту буенча яңа күнекмәләр үзләштерде.
Уфада беренче тапкыр уздырылган татар стендапы тарихына 6 кеше кереп калды: Мөхәммәтшина Инзилә, Кашаев Камил, Сираев Алим, Сәхәүтдинов Тимур, Рамазанова Айгөл һәм Ганиева Радмила.
Җиңүчене «Татарча фатирник» төркеменең социаль челтәрендә оештырылган тере тавыш бирү аша сайладылар. Нәтиҗәдә, 37 процент тавыш җыеп, Айгөл Рамазанова беренчелекне яулады.
Проектның төп иганәчесе – Бөтендөнья татар конгрессы, әлеге оешманың Башкортстандагы вәкиллеге яшьләргә төрле уңайлыклар тудырды. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе урынбасары Гөлшат Сафина проектның киләчәктә дә дәвам итүен теләде һәм чарада катнашучыларны, оештыручыларны уңышлары белән котлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз