news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада татар җырчылары катнашында концерт булачак

Концерт Уфада Яшьләр сараенда үтәчәк.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). 30 сентябрьдә Уфада татар җырчылары катнашында концерт булачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Туган тел» каналы генераль директоры Азат Вахитов хәбәр итте.

«30 сентябрьдә безнең сезон ачылышы була. Без бөтен артистлар белән элемтәдә торабыз, чакырабыз, кертәбез. Безнең „Туган тел“ каналы аша бөтенесе дә керә. Проблемалар юк, без бөтен артистлар белән аралашып яшибез. Әлеге концертта татар артистлары да, башкорт җырчылары да катнашачак. Без алай „сез, без“ дип бүлеп утырмыйбыз», — дип аңлатты ул.

Концертта Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Данир Сабиров, Илсөя Бәдретдинова, Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов, Раяз Фасихов, Илназ Сафиуллин һәм башка җырчылар чыгыш ясар дип көтелә.

«Билетлар бик яхшы сатыла. Аншлаг булыр дип уйлыйм мин. Җәй көне татар артистлары катнашында зур концерт үткәргән идек. Ул да бик яхшы килеп чыкты», — диде «Туган тел» каналы генераль директоры.

Концерт Уфада Яшьләр сараенда 30 сентябрьдә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100