news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада татар язучылары белән очрашу үтте

Әлеге очрашу махсус рәвештә Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланды

(Уфа, 29 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы “Башкорт китабы йорты”нда автографлар көне булып үтте. Анда бу юлы өч татар язучысы – күренекле әдип, профессор, Башкортстан дәүләт университетының татар теле бүлеге мөгаллиме Суфиян Поварисов, Башкортстанның халык язучысы Нәҗип Асанбаев һәм танылган язучы, элекке хәрби офицер Азат Магазов чакырылган иде.
Әлеге очрашу махсус рәвештә Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланды. Суфиян ага Поварисов та, Нәҗип ага Асанбаев та сугышта катнашып, күп орден-медальләр алган гаярь шәхесләр. Азат Магазов та, хәрби хезмәтен лаеклы үтеп, полковник дәрәҗәсенә җиткән кеше.
Хөрмәтле кунаклар көн дәвамында “Башкорт китабы йорты”нда булып, анда килүчеләрне үзләренең иҗаты белән таныштырды. Бирегә мәктәп укучылары да, талиплар да, өлкән яшьтәге әдәбият сөючеләр дә килгән иде. Язучылар үз китапларын сатып алучыларга истәлеккә автографларын язып бирде һәм милли әдәбиятыбызны сөйгән һәммә кешегә киләчәктә дә нәфис әдәби китаплардан аерылмауларын теләде.
Очрашуда Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” дәүләт нәшрияты директоры Зөфәр Тимербулатов, Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Кадым Аралбаев һәм башка каләм әһелләре дә катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot