news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада татар рәссамының күргәзмәсе ачылды

Уфадагы сәнгать галереясендә Илдар Гыйльмановның чираттагы шәхси күргәзмәсе ачылды

(Уфа, 11 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы талантлы татар рәссамнарының берсе, РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы Илдар Гыйльманов тормышында истәлекле вакыйга. Уфадагы сәнгать галереясендә аның чираттагы шәхси күргәзмәсе ачылды.
“Туган ягым гүзәллеге” дип исемләнгән шушы экспозициягә талантлы иҗатчы соңгы ике-өч елда язган картиналарын урнаштырган. Утыздан артык әсәрендә автор төрле темаларга мөрәҗәгать итә. Рәссам аеруча милли тарихыбыз төпкеленә төшәргә ярата икән. Төрле тамгалар, борынгы бизәк-фигуралар белән эш итүдә яңа ачышлар эзли автор.
Илдар Гыйльманов Уфада туып үскән татар егете. Башкаладагы 2нче сәнгать-рәсем мәктәбен тәмамлый ул. Аннан соң Мәскәүдәге М.И. Калинин исемендәге сәнгать училищесының Уфа филиалында белем ала. Ә 1997 елда Башкортстан дәүләт педагогия университетының сәнгать-графика факультетын уңышлы тәмамлый.
И. Гыйльманов 1995 елдан төрле дәрәҗә күргәзмәләрдә катнашып килә. Аның әсәрләре төрле дипломнарга, Мактау кәгазьләренә лаек булды. Бүгенге көндә Илдар әфәнде үзе тәмамлаган университетта мөгаллимлек кыла - талипларга рәсем төшерү серләрен өйрәтә. Үзе дә илһамлы иҗаттан аерылмый, билгеле. Әле Уфада ачылган күргәзмәсе аның талантының үсештә булуын раслый.

news_right_1
news_right_2
news_bot