news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада татар рәссамы истәлегенә күргәзмә ачылды
Әлеге күргәзмә Мөхәммәт Арслановның тууына 100 ел тулуга багышлана.
Скопировать ссылку
(Уфа, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы М. Нестеров исемендәге дәүләт сәнгать музеенда күренекле татар рәссамы Мөхәммәт Арслановның картиналарыннан күргәзмә ачылды. Әлеге күргәзмә олуг талант иясенең тууына 100 ел тулуга багышлана.
Мөхәммәт Нуриәхмәт улы Арсланов Башкортстанның Кушнаренко районындагы Мәмәк исемле матур татар авылында туып үсә. 1930 елда Уфа сәнгать техникумын тәмамлый ул. Ә 1931-1934 елларда Санкт-Путурбургтагы И. Е. Репин исемендәге институтта белем ала.
Мөхәммәт Арсланов Башкортстанда театр декорацияләре һәм костюмнары сурәтләрен һөнәри эшләүче, шушы төр сәнгатькә нигез салучы булып исәпләнә. Ул гомере буе М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында һәм Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында иҗат итте. Җәмгысе 200дән артык спектакльне бизәде ул.
Мөхәммәт Арслановның илһамлы иҗаты югары бәяләнде. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның халык рәссамы дигән мактаулы исемнәр алды талантлы милләттәшебез.
Уфада ачылган күргәзмәгә бик күп рәссамнар, сәнгать белгечләре, М. Арслановның балалары, оныклары килгән иде. М. Арслановның улы Рәфкать әтисенең кеше буларак сыйфатлары хакында сөйләде. “Минем кызым Диана да бабасы һөнәрен сайлады – рәссам булды. Димәк иҗат дәвам итә”, - диде ул. Диана бүгенге көндә Мәскәүдә яши, әмма бу күргәзмәне ачу тантанасына Уфага махсус кайткан ул. Рәссам һөнәрен сайлауда бабасының йогынтысы көчле булуын әйтте ул һәм аның белән горурлануын белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2