Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада татар милли киемле курчак тегү буенча мастер-класс узды
13 ноябрь көнне Уфада татар милли киемле курчак тегү буенча мастер-класс узды.
Осталык дәресен үткәрүче Гүзәл Рамазанова әйтүенчә, татар киемле курчак тегү буенча очрашу оештыру теләге анда күптән барлыкка килгән. Ул мастер-класслар еш оештырса да, татар халкының кием үзенчәлеген, бизәкләрен аңа яңабаштан өйрәнергә туры килгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуга әниләр кызлары белән килеп, эш барышында тегү машинасында эшләргә өйрәнделәр, яңа җөй төрләрен үзләштерделәр, татар хатын-кызларының яшәү рәвеше, йолалар турында сүз алып бардылар.
Гүзәл Рамазанова киләчәктә теләүчеләргә татар камзулы, чын татар калфагы ясау буенча остаханә үткәрергә дә планлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз