news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада татар милли киеменә багышланган «Татар Dress-III» фотокүргәзмәсе ачыла

16 сентябрьдә 18:00 сәгатьтә Уфаның «Башкирия» сәүдә үзәгенең «Вакыйгалар урыны» залында «Татар Dress-III» күргәзмәсенең рәсми ачылышы узачак. Күргәзмәне Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге оештыра.

«2020 елда узган беренче проект уңышлы булганнан соң, икенчесе дә шул ук юнәлештә дәвам итә: татар милли киеменә кызыксыну уятасыбыз һәм аны заманча контекстта күрсәтәсебез килә. «Татар Dress» проекты «үткәннәребезгә сокланып, киләчәккә өмет белән» шигаре астында эшләнә», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә проект авторы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе урынбасары Гөлшат Сафина.

Образларны «Төрки йөзләр» этнопроекты һәм Уфа «Нур» татар дәүләт театры тәкъдим иткән. «Проектта катнашучылар – Башкортстанның танылган шәхесләре – бизнес өлкәсендә танылган Айгөл Усманова, театр актрисасы, алып баручы Айгөл Габдуллина, блогер Эльвира Хан, җырчы һәм композиторлар Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, коуч Булат Миндияров», – диде ул.

Аның сүзләренчә, Уфадагы «Башкирия» үзәгенең 1 һәм 2 катлары арасында урнашкан фотокүргәзмә белән бүген үк танышып була.

«Программада Уфаның «Нур» татар дәүләт театры спектакльләреннән образлар белән танышу, «Айгөл Усманова»дан тәмле сыйлар, «Зәйнәб» брендыннан үлән чәе, татар бизәнү әйберләре һәм аксессуарларының күргәзмә-сатуы көтә», - диде Гөлшат Сафина.

Керү бушлай, дресс-код – милли образ яки аксессуар.

news_right_1
news_right_2
news_bot