news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада татар һәм башкорт җырчыларының “Музыкаль бүләк” дигән җыентыгы чыкты

Уфада татар һәм башкорт җырчыларының “Музыкаль бүләк” дигән җыентыгы чыкты

(Уфа, 29 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы танылган татар һәм башкорт җырчылары чираттагы уртак иҗат җимешен өлгертте. Уфадагы киң билгеле “Йолдыз” продюсерлык үзәгендә күмәк көч белән MP3 форматындагы компакт тәлинкә чыгарды алар. “Музыкаль бүләк” дип аталган бу альбомга 12 җырчының утызга якын җыры тупланган.

Яңа альбомда Башкортстанның сәнгать йолдызлары Фидан Гафаров, Айдар Галимов, Асия Смакова, Фәрит Бикбулатов, Рөстәм Асаев кебек киң билгеле җырчылар белән бергә, популяр яшь җырчылар да үзләренең соңгы вакыттагы иң шәп җырларын тәкъдим итә.

“Йолдыз” продюсерлык үзәгендә бүгенге көндә Башкортстан һәм Татарстан җырчыларының берничә берлектәге яңа альбомы һәм кайбер сәнгатькәрләрнең аерым тәлинкәләре дә чыгып килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot