news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада татар һәм башкорт яшьләренең концерты үтә

“Уфа утлары” ял итү үзәгендә “Кәефле төн” исемле зур һәм мавыктыргыч тамаша була

(Уфа, 22 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Уфада яшьләр өчен күңелле бәйрәм оештырыла. “Уфа утлары” ял итү үзәгендә “Кәефле төн” исемле зур һәм мавыктыргыч тамаша була.
Аны яшь талантлар татар һәм башкорт яшьләре өчен төнге дискотека рәвешендә үткәрергә килеште. Җанлы тамашада шулай итеп бирегә ял итәргә килгән яшь-җилкенчәк рәхәтләнеп бии һәм кушылып җырлый да алачак. Моннан тыш биредә төрле бәйгеләр дә оештырыла һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак. Зур бүләкләр арасында ноутбук кебек бик кирәкле заман техник җайланмасы да барлыгын әйтә тамашаны оештыручылар.
“Кәефле төн”дә Башкортстан ягыннан яшь җырчылар Рөстәм Гыйззәтуллин, Сәгыйдулла Байегет, Гөлсем Бикбулатова, Диана Ишниязова, Раил Өметбаев, Азалия һәм Урал Рәшитовлар катнаша. Ә Татарстаннан, яшьләр бәйрәмен тагын да күңеллерәк итү өчен, “Айфара” төркеме, Илназ Сафиуллин, Ленар Сәйфиев, Ландыш Нигъмәтҗанова, Ләйсән Гыймаева һәм башкалар килде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100