news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада «Татар кызы» матурлык конкурсының төбәкара этабы финалы була

24 июньдә Уфада «Татар кызы» матурлык һәм талант конкурсының төбәкара этабы финалы була. Чара 18:00 сәгатьтә «Люди» коворкинг-залында узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс оештыручылар сайлап алган 6 катнашучы арасында үткәреләчәк. Финалист кыз Казанда узачак төп этапта республика исеменнән чыгыш ясаячак.

Финалда кызларны 4 конкурс көтә: видеовизитка, иҗади чыгыш, интеллектуаль конкурс һәм кулинар конкурс (ул шул ук адреста урнашкан Zaman татар ресторанында узачак).

Видеовизитканы катнашучылар жюрига тәкъдим итәр өчен алдан ук видеога яздырып куярга тиеш. Иҗади номер этабында җыр, бию яки башка номер белән чыгыш ясарга тәкъдим ителә. Иң мөһим шарт – чыгыш татар теле һәм мәдәнияте белән бәйле булырга тиеш.

Интеллектуаль этапта кызларга бирелгән темаларның берсен сайларга һәм әлеге темага кыска гына чыгыш әзерләргә кирәк булачак. Этап аргументацияләү һәм фикерләү күнекмәләрен күрсәтүгә юнәлтелгән. Монологның якынча темалары: Башкортстан татарлары, татар әдәбияты, татар халкының милли киемнәре, татар халкы тарихы.

Кулинария этабында кызлар татар аш-суларын әзерләү осталыгын күрсәтәчәк.

Конкурсны «Татарча фатирник | Аулак өй» татар яшьләр оешмасы, Бөтендөнья татар конгрессы, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot