news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегенең 2025 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды

Уфада татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегенең 2025 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды
Фото: tatar-congress.org

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәрен дәвам итеп, Уфадагы татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Иң актив милләтәшләребезне берләштергән чарада урындагы иҗтимагый оешмаларның 2025 елдагы эшенә йомгак ясалды, киләсе елга эш планы һәм максатлары билгеләнде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара барышында Васил Шәйхразыев милләт өчен янып йөрүчеләргә, тырыш хезмәт салучыларга бүләкләр тапшырды. Татарстан Республикасы Рәисе указы нигезендә татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Башкортстан Республикасының «Юлдаш» радиотапшырулар студиясенең мәгълүмат-музыкаль каналы программаларын алып баручы Рания Билаловага «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының халык артисткасы, С.Юлаев исемендәге Башкортстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, дистәләгән татар артистлары әзерләүче педагог Таңчулпан Бабичева, «Рәйхан» клубы әгъзасы, «Башкортстан мөслимәләре» оешмасының Кушнаренко бүлекчәсе җитәкчесе Рәсимә Гаделова, Республика табиб-физкультура диспансерының Стәрлетамак филиалы мөдире, табиб, борынгы татар китапларын туплаучы Заһир Гаянов, Туймазы шәһәре «Җидегән йолдыз» фольклор җыр ансамбле музыкаль җитәкчесе Илдар Гыйсаметдинов һәм башкалар Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнделәр.

«Самри» заманча этно кием бренды авторы Әлфия Абдуллина, блогер, «Роксана» радиосының алып баручысы, «Татарча фатирник» яшьләр оешмасының актив әгъзасы Рузилә Байкова,«Күпер» сөйләм клубы оештыручысы Рөстәм Батталов һәм башкалар татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

«Юлдаш» радиосы алып баручысы Азат Фазлыйәхмәтов, Башкортстанның атказанган артисты, җырчы, композитор Айдар Юнысов Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесен алуга иреште.

Башкортстан Республикасы Кыйгы районы Тугызлы авылының төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Улданова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә ия булды.

Башкортстан Республикасы Кыйгы районы Тугызлы авылының төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Юлия Шәрифуллинага Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклап калу һәм үстерү өчен» күкрәк билгесе тапшырылды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot