news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Уфада татар композиторы һәм җырчы иҗат кичәсен үткәрә
Башкортстандагы танылган татар композиторы һәм җырчы Ризван Хәкимов үзенең өр-яңа концерт программасын әзерләп бетте.
Скопировать ссылку
(Уфа, 16 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы танылган татар композиторы һәм җырчы Ризван Хәкимов үзенең өр-яңа концерт программасын әзерләп бетте. Аны ул үзенең 55 яшьлек юбилеена багышлый. Тамаша Ризван Хәкимовның иҗат кичәсе сыйфатында үтәчәк.
«Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем алган Ризван Хәкимовны татар-башкорт дөньясында белмәгән кеше юктыр.
«Нәфисә» җыр театры һәм студиясе директоры Ризван Хәкимовның иҗаты соңгы егерме елда чәчәк атты. Тормыш иптәше, талантлы җырчы Нәфисә ханым белән бергәләп сәнгать юлында югары үрләргә иреште һәм әллә күпме милләт яшьләренә ярдәм кулы сузды Ризван әфәнде. Башкортстанның Дүртөйле районындагы Исмаил авылында туып үскән Ризван бәләкәйдән үк җыр-моңга гашыйк була. Үз гаиләләрендә гармун булмагач, сәләтле малай күршедәге яшьтие Рифатларга кереп аларның гармунында уйнарга өйрәнә. Шушы омтылышын күргәч, җиденче сыйныфта укыганда, Ризванның үзенә дә әнисе Наҗия апа баян алып бирә. Бер ел эчендә баянда да бик оста итеп уйный башлый Ризван. Җыр-моңга мөкиббән киткән кешенең сәнгать юлын сайлавы гаҗәп түгел инде, киләчәк тормышы бары тик зур сәхнәләр белән бәйле була аның.
Бер моңлы күңелне икенчесе таба дигәндәй, Ризван Хәкимовны язмыш икенче бер талантлы шәхес – Нәфисә исемле чибәр кыз белән таныштыра һәм кавыштыра. Исмаил авылына Уфа музыка-педагогия колледжын тәмамлап эшкә кайткан Нәфисә биредә беренче музыка мәктәбе ача, хор коллективы булдыра.
Ризван әфәнде дә, Нәфисә ханым да тиздән үзләрендә композитор сәләтен дә ача һәм бер-бер артлы популяр җырлар иҗат итә башлый. Уфага күченеп килгәч, алар, яшь талантларны туплап, үзләренең сәнгать төркемен оештыра. «Могҗиза» исемле ул төркемдә кемнәр генә канат ныгытмады!? Яшь җырчылар Айдар Галимов, Фәдис Ганиев, Марат Шәйбәков, Лилия Букеева, Гөлдания Хәйруллина, Салават Әхсәнов, Ришат Галиханов, Гүзәл Әхмәтова, Ирек Зарипов һәм башка иҗатчылар бүген инде үзләре киң танылу алды. Моның өчен алар Ризван Хәкимов белән Нәфисә ханымга рәхмәтле.
Үз төркемнәре белән Башкортстан һәм Татарстан буйлап, татар һәм башкортлар яшәгән башка төбәкләрдә йөзләгән концертлар бирде сәнгать осталары. Шул елларда йөздән артык популяр җырлар язылды. Нәфисә һәм Ризван Хәкимовлар белән Башкортстанның һәм Татарстанның танылган шагыйрьләре ихлас хезмәттәшлектә булды. Ике талант иясе иҗат иткән җырлар тора-бара бик күп җырчыларның репертуарында озак елларга урын алды.
Менә шундый илһамлы иҗат белән яшәгәндә, гаиләгә кара кайгы килде. Автомобиль фаҗигасендә Нәфисә ханымның гомере өзелде, ә Ризван әфәнде авыр җәрәхәтләр алып, бер ел буе хастаханәләрдә дәваланды.
Кайгы-хәсрәтләрдән сыгылып төшмәде Ризван әфәнде, сөекле хатыны истәлегенә тагын да илһамланыбрак иҗат итәргә сүз бирде. Савыгып аякка басуга, ул яңадан сәнгать төркемен оештырды һәм аңа «Нәфисә» исемен бирде. Газиз җәмәгате истәлеген мәңгеләштерү өчен күп эшләр башкарды Р. Хәкимов. Иң мөһиме – яңадан яшьләрне туплап сәхнә түрләренә чыга алу, яшь талантларга юл ачу, әлбәттә. Әниләренең юлын хәзер талантлы кызлары Альбина Хәкимова да дәвам итә. Әле Ризван Хәкимовның һәм аның сәнгать төркеменең иҗатының да алтын чагы гына.
Талант иясенең Уфада үтәчәк иҗат кичәсендә элек аның шәкертләре булган, ә бүгенге көндә инде үзләре дә зур сәхнәләрне шаулаткан җырчылар катнашачак. Аннан соң шушы ук программаны башка төбәкләрдә дә күрсәтергә ниятли Ризван әфәнде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot