Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада татар каһарманы Солтан Бикеевка истәлек тактасы ачылды
Уфада татар каһарманы Солтан Бикеевка истәлек тактасы ачылды
(Уфа, 8 май, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда туып үскән батыр татар егете, Советлар Союзы Герое Солтан Бикеевка кичә Уфада истәлек тактасы ачу тантанасы үтте. Шушы чарада республиканың рәсми җитәкчеләре, Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары республика комитеты, Уфа Офицерлар йорты хезмәткәрләре һәм каһарманның туганнары катнашты.
Солтан Хәмит улы Бикеев Башкортстанның Әлшәй районындагы Әбдрәшит исемле татар авылында туып үсә. Хезмәт юлын Аксендагы авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, зоотехник булып башлый ул. Шул ук елны Солтан Хәмит улы Кызыл Армия сафларына алына. 1940 елга кадәр Ерак Көнчыгышта Хәсән күле янында япон илбасарларына каршы сугыш хәрәкәтләрендә һәм фин хәрби кампаниясендә катнаша. Бөек Ватан сугышын Украинада каршылый ул. Фронт юлларында чыныгу алып, төрле хәрби бүлекләргә җитәкчелек итә-итә, бар Ауропаны үтә батыр татар егете.
Дошман белән аяусыз бәрелешләрдә соклангыч батырлыклар күрсәткәне өчен, 1943 елда татар офицерына Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Җиңүне Алманиядә каршылаган батыр, Мәскәүдә Җиңү парадында катнашу бәхетенә дә ирешә.
Сугыштан соң, тагын берничә ел хәрби хезмәтен дәвам иткән Солтан Хәмит улы, туган якка әйләнеп кайткач, Уфада күп кенә җаваплы вазыйфалар башкарды. Ә, лаеклы ялга киткәнче, соңгы утыз елга якын чорда, Уфадагы Ф. Дзержинский исемендәге нәшриятнең директоры булып эшләде ул.
Төп эшеннән тыш та бихисап җәмәгать эшләре белән мәшгуль булды Солтан ага. Күренекле милләттәшебез, ике ел элек, Россия президенты В. Путин фәрманы нигезендә, Почет ордены белән дә бүләкләнде. Әйе гомеренең соңгы өлешенә кадәр тик утырмады тынгысыз милләттәшебез. Башкортстанның Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннарының республика комитеты бюросы әгъзасы да булды, Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары секциясе рәисе дә иде.
Әле Уфада Солтан Бикеевны искә алу чаралары аның хөрмәтенә истәлек тактасын ачу белән башланып китте. Ул каһарман милләттәшебез соңгы елларда яшәгән өйгә – Уфаның Чудинов исемендәге урамның 7/1 санлы йорты диварына урнаштырылды. Тантанада Уфаның Орджоникидзе районы хакимияте башлыгы Мәхмүт Бикбулатов, Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннарының республика комитеты рәисе Марс Хәбибуллин һәм Солтан Биккевның туганнары, аны якыннан белгән дуслары чыгыш ясады. Солтан Бикеевның, батыр офицер булуы өстенә, олы җанлы кеше һәм тормышны чиксез яратучы шәхес булуын да ассызыклады алар. Тормышны яраткан һәм бер генә минут та тик тора алмаган тынгысыз җанлы кеше генә 90 яшькә кадәр яши аладыр ул.
Солтан ага Бикеев, вафатыннан соң, үзенең туган авылы- Әбдрәшиткә алып кайтып мәңгелек йортына күчерелгән иде. Иртәгә, Бөек Җиңү көнендә, Солтан Бикеевны искә алу чаралары Әлшәй районында һәм туган авылы Әбдрәшиттә дә дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз