Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды
Кичә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге офисында төбәктәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән эшлекле очрашу узды. Чара милли үзенчәлекне ныгытуда һәм мәдәни киңлекне үстерүдә татар оешмаларының бердәмлеге һәм хезмәттәшлегенең әһәмиятен ассызыклады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев мөрәҗәгать итте. Ул активистларга күпьеллык хезмәтләре һәм Башкортстан территориясендә татар телен, традицияләрен һәм мәдәни мирасын саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Васил Шәйхразыев очрашуда катнашучыларны сәфәр программасы белән таныштырды, шулай ук ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган төп чаралар турында сөйләде.
Ул 26-28 августта Казанда узачак «Милләт җыены» чарасына аерым игътибар бирде. Җыен гадәттәгечә бөтен дөньядан татар оешмаларының актив вәкилләрен җыячак һәм актуаль мәсьәләләр, стратегик инициативалар буенча фикер алышу өчен мәйдан булып торачак. Васил Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, җыен эшендә Башкортстан Республикасыннан зур делегация катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз