news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Уфада татар иҗатчысының китабы чыкты
Башкортстандагы танылган татар журналисты һәм язучы Марат Муллакаев үз укучыларын яңа басма белән шатландырды
Скопировать ссылку
(Уфа, 17 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы танылган татар журналисты һәм язучы Марат Муллакаев үз укучыларын яңа басма белән шатландырды.
Уфадагы “Сармат” нәшриятында аның “Побег в никуда”-“Билгесезлеккә качу” исемле китабы дөнья күрде. Марат Муллакаев бар гомерен вакытлы матбугатка багышлаган кеше. Башта Уфадагы “Өмет” татар яшьләре газетасына, аннан соң “Кызыл таң” татар иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни басмасына мөхәррирлек итте ул озак еллар.
Соңгы елларда Марат әфәнде рус һәм башкорт телләрендә нәшер ителүче төсле “Башкортстан панорамасы” журналы баш мөхәррире вазыйфаларын башкара. Җаваплы урыннарда булса да, әдәби иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт таба М. Муллакаев.
“Билгесезлеккә качу” китабына авторның иң яхшы хикәяләре кергән. Алар арасында “Атылган ышаныч”, “Норд-вест”, “Кәгазь артыннан”, “Үрдәккүлнең соңгы сакчысы” исемле әсәрләр аеруча тетрәндерә һәм тормышыбыз хакында җитди уйларга этәрә. Күп әсәрләргә гипербола, эчке ирония хас. Кызыклы һәм мавыктыргыч хикәяләр шунда ук үз эченә бөтереп алып кереп китә. Әсәрләрдә авторның тирән белемле, киң эрудицияле булуы күренеп тора. Марат әфәнде безне киләчәктә дә яңа әсәрләре һәм китаплары белән куандырып торсын дип телик.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot