Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфа федераль тикшеренү үзәге татар галиме Илдар Габдрәфыйковны кабат эшкә алды
Бүген Россия фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге галим-этнолог Илдар Габдрәфыйковны кабат эшкә алды.
«Аны 2022 елның март ахырында эшеннән җибәргәннәр иде. Хезмәт контрактының вакыты чыгу рәсми сәбәп буларак каралды. Әмма карар сәяси мотивлар белән дә бәйле булырга мөмкин. Былтыр Габдрәфыйковны Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Азат Бадранов тәнкыйтьләгән иде», – дип яза «Татар-информ»да хәбәрче Наил Байназаров.
Танылган этнологның эштән китүе иҗтимагый резонанс тудырды. Россия фәннәр академиясенең ике академигы – Океанология институтының фәнни җитәкчесе Роберт Нигъмәтуллин һәм Россия фәннәр академиясенең тарих-филология фәннәре бүлеге академик-секретаре, Россия фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институтының фәнни җитәкчесе Валерий Тишков җәмәгатьчелек алдында Илдар Габдрәфыйковны яклап чыкты.
Шуннан соң Россия фәннәр академиясенең Уфа Федераль дәүләт бюджетт фәнни учреждениесендә яңа җитәкче вазифаларын башкаручы Василий Мартыненко Илдар Габдрәфыйковны Р.Г. Кузеев исемендәге этнологик тикшеренүләр институтының өлкән фәнни хезмәткәре вазифасында яңадан торгызу турында боерыкка кул куйды, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз