news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада татар футболы буенча «Тупаяк» турниры уздырылды

Уфа шәһәренең «Триумф Уфа» манежында татар футболы буенча «Тупаяк» турниры уздырылды. Турнир кысаларында 2014–2015 елда туган балалар, хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары арасында дуслык очрашулары оештырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада катнашучыларны һәм кунакларны Бөтендөнья татар конгрессының спорт программаларын гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Зөфәр Валиәхмәтов сәламләде. Ул проектның Башкортстан Республикасы татарлары өчен әһәмиятен һәм уникальлеген билгеләп үтте.

Көчле ярыш нәтиҗәсендә балалар арасында җиңүче булып 84 нче татар гимназиясе командасы танылды, хатын-кызлар арасында – «Ансат» командасы, ә ир-атлар арасында – «Ах, егетләр, егетләр» коллективы беренче урынны алды. Турнир төрле һөнәр вәкилләрен берләштерде: уеннарда балалар, эшмәкәрләр, табиблар, укытучылар, Уфа сәхнәсе артистлары һәм әлеге спорт төрен яратучы гади кешеләр катнашты.

Турнирның аерым үзенчәлеге тел мохите булды: уен барышында футбол терминнары, командаларның сәламләүләре, уенчыларның бер-берсе һәм судья белән аралашуы татар телендә алып барылды.

Чараның төп максатлары – туган телләрдә аралашуны популярлаштыру, яшь буынга уңай үрнәк күрсәтү һәм халыкны физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.

news_right_1
news_right_2
news_bot