Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада татар балалар Сабан туе узды
Бәйрәмне Башкортстан башкаласының икенче Татар якшәмбе мәктәбе оештырды.
(Уфа, 28 май, “Татар-информ”, Илдус Фазлетдинов). Уфада татар балалар Сабан туе узды. Бәйрәмне икенче Татар якшәмбе мәктәбе быел бишенче тапкыр оештырды.
Әлеге мәктәп үзе дә күптән түгел биш яшен билгеләгән иде. Бәйрәм 27 майда Татар якшәмбе мәктәбе урнашкан 41нче мәктәп бинасы (Достоевский урамы, 154нче йорт) каршында узды. Бирегә Уфаның төрле уку йортларыннан килгән балалар һәм аларның ата-аналары җыелды. Җырлар яңгырады, милли һәм заманча биюләр башкарылды.
Тамашачылар алдында бертуган Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Рөстәм һәм Айдар Гобәйдуллиннар, яшь җырчылар Алсу Файзыханова, Наилә Әүхәдиева, Ангелина Гафарова, Луиза Сайбатталова, Алсу Сөендекова, “Baby Dance”, “Асылташ” бию төркемнәре чыгыш ясады. Шулай ук Татар якшәмбе мәктәбенең үз укучылары “Ләйсән” бию төркеме, “Тере чишмәләр” фольклор ансамбле дә чыгыш ясады.
Мәктәпнең спорт мәйданчыгында балалар һәм яшүсмерләр арасында Сабан туе бәйгеләре булды. Балалар аркан тартышты; капчык белән бәреште; капчыклар киеп, йомырка салынган кашык кабып йөгереште; су тутырылган чиләк-көянтәләр киеп узышты; күз бәйләп чүлмәк ватты, бүләкләр кисте һәм башкалар. Бәйгеләрдә катнашучыларга дәфтәр-альбомнар, карандашлар, тәм-том бүләк иттеләр.
Бәйрәм барышында Уфаның икенче Татар якшәмбе мәктәбе директоры Эльвира Гыйльфанова уку алдынгыларын, төрле ярыш-олимпиадаларда җиңеп чыгучы балаларны, мәктәпкә төрле яклап ярдәм күрсәтүче ата-аналарны тәбрикләп, аларга Мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Сабан туе ахырында балалар өчен мәктәп эчендә чәй табыны оештырылды. Бәйрәмдә катнашучылар укытучылар коллективына рәхмәт әйтте.
Оештыручылар киләчәктә әлеге бәйрәмне шәһәр һәм республика күләменә уздырырга ниятли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз