Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада татар авылына этно-турлар оештырыла башлады
Башкортстанда туристларны татар авылына экскурсиягә йөртә башладылар. Этно-тур атнасына бер тапкыр Уфадан республиканың иң көнбатышында урнашкан районына оештырыла. Алга таба сәфәрләр санын арттырырга, ә турның программасын киңәйтергә ниятлиләр. «Миллиард.татар» порталы хәбәрчесе «Бабай утары» туристик программасы авторларының берсе белән сөйләште.
«Башкортстан Республикасы Туризмны үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры урынбасары Артур Иделбаев Башкортстан татарларының көнкүреше һәм мәдәниятенә багышланган экскурсияләрнең кемнәргә исәпләнүе хакында сөйләде.
Җирле татарларның ничек яшәвен белү өчен һәр якшәмбедә Башкортстан буйлап сәяхәткә юл тотарга мөмкин. Уфаның «Гостиный двор» мәйданыннан 9.00 сәгатьтә экскурсия автобусы кузгалып китә. Ул туристларны 180 чакрым ераклыктагы республиканың көнбатышында урнашкан Туймазы районына алып бара. Анда Төмәнәк авылында «Бабай утары» этнографик комплексы эшли. Аны җирле эшкуар һәм энтузиаст Фәнир Галимов оештырган. Әлеге үзәк – шәхси оешма, аңа бюджеттан финанслар бүленми.
Башкортстан Республикасы Туризмны үстерү үзәге директоры урынбасары Артур Иделбаев әйтүенчә, Төмәнәктә бер урында татар тормышының берничә чоры белән танышырга мөмкин.
«Бабай утары» туристик локациясе – уникаль, биредә бай экспонатлар коллекциясе тупланган. Бу – ачык һавада урнашкан тулы бер музей. Ул Мәскәү, чит ил туристлары өчен дә кызыклы булачак дип уйлыйбыз», - ди Иделбаев.
Татар авылына сәяхәт, беренче чиратта, Уфада яшәүчеләр арасында популяр. Аларның күбесе - авылда туып үскән, хәзер инде күптәннән шәһәрдә яшәүче кешеләр. Алар өчен мондый сәяхәт – өйләренә кайткан кебек.
«Алар биредә җирсү хисен дә кичерә. Әби янына кунакка кайткан кебек булдык диләр», - дип сөйләде Иделбаев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз