news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Уфада тарихчы-этнолог Риф Якупов вафат булган
Риф Якупов 178 фәнни мәкалә авторы.
Скопировать ссылку
(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Бүген, 11 июльдә, Уфада танылган тарихчы-этнолог, тарих фәннәре докторы Риф Якупов 60 яшендә вафат булган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
- Риф Исмәгыйлевич Якупов 1959 елның 6 августында Стәрлетамакта туган. 1985 елда Башкорт дәүләт педагогика институтын тәмамлаганнан соң, мәктәптә эшли. Югары уку йортында лаборант вазифасыннан доцент вазифасына кадәр күтәрелә.
- Академик фәнни оешмаларда аспирант, фәнни эш буенча директор урынбасары (Этнологик тикшеренүләр үзәге) булып эшли. Хәзерге көнгә кадәр Мактау Ордены Билгесенә ия булган Тарих тел һәм әдәбият институтында әйдәп баручы фәнни хезмәткәр булып эшләгән.
- Риф Якупов этногенез һәм Идел-Урал халыкларының, шул исәптән башкорт, татар, типтәрләрнең этник тарихы белән кызыксынган. Шулай ук этнос теориясе, тарих методологиясе, исламны өйрәнү һәм башка юнәлешләр белән кызыксынган. Аның эшләре 178 фәнни мәкаләдә һәм 11 фәнни-методик эштә чагылыш тапкан.
Мәрхүм белән хушлашу 12 июльдә, 10:00 сәгатьтә Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Россия Ислам университетында булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot