news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада танылган тел белгече-тюрколог Талмас Гарипов вафат булган

19 майда Россия һәм БАССР атказанган фән эшлеклесе, Россия югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, Башкортстан Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире, филология фәннәре докторы, профессор, тел белгече-тюрколог Талмас Гарипов вафат булган. Аңа 93 яшь иде.

Талмас Гарипов 1928 елның 31 июлендә Мәскәүдә туган. Ул Мәскәү дәүләт университетының филология факультеты көнчыгыш телләре бүлеген һәм аспирантураны тәмамлаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

1956-1965 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Башкортстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли, 1957 елдан гыйльми сәркатиб була, 1960 елдан — сектор мөдире, 1965 елдан — өлкән тикшеренүче.

1966 елдан Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университетында: 1968 елдан — гомуми тел гыйлеме һәм рус теле кафедрасы, 1977 елдан — рус теле һәм чагыштырма тел гыйлеме кафедрасы мөдире.

1980 елдан — М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында укыта: 2010 елга кадәр гомуми тел гыйлеме кафедрасы мөдире була.

Талмас Гарипов бадминтон буенча БАССРның беренче чемпионы (1966); 1965-1981 елларда БАССРның бадминтон буенча җыелма командасы тренеры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100