news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада танылган татар хореографын искә алачаклар

Уфада 15 ноябрь көнне атаклы татар хореографы Шамил Терегуловка багышланган хәтер кичәсе үтәчәк

(Уфа, 12 ноябрь, “Татар-информ”, Фђнис Фђтхуллин). Уфада 15 ноябрь көнне атаклы татар хореографы Шамил Терегуловка багышланган хәтер кичәсе үтәчәк.
Әлеге чара олуг талант иясе озак еллар эшләгән Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында оештырыла. Шамил Терегуловның арабыздан китүенә бер ел тулып килә. Шушы уңайдан аның укучылары, рәхмәтле шәкертләре зур концерт әзерләде. Әлеге мәдәни чарага Мәскәүдән Россия Зур театры җырчысы Андрей Меркурьев та килә.
Әле Шамил Әхмәт улы Терегуловның истәлеген мәңгеләштерү буенча республикада эшләр башланып кына тора. Беренче игелекле эш Шамил Ђхмђт улы Терегулов озак еллар эшләгән Башкортстан дђњлђт опера џђм балет театрында башкарылды. Андагы зур репетицияләр залына Шамил Терегуловның исеме бирелде. Ул чара тантаналы шартларда, артистлар тарафыннан шатланып кабул ителде. Репетиция залының түренә Шамил Терегуловның зур сурәте дә урнаштырылды.
Шамил Терегулов Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасы җитәкчесе, баш хореограф булып 20 елга якын эшләде һәм милли сәнгатебезне үстерүгә бәяләп бетергесез зур өлеш кертте. Россия Федерациясенећ атказанган артисты, Башкортстан Республикасыныћ халык артисты исемнђренђ лаек булды њзенећ илџамлы иќаты белђн Ш. Терегулов. Ул республикада гына тњгел, ђ бар Россиядђ џђм чит иллђрдђ дђ кић билгеле балет хореографы булып танылды. Аны, тљрле спектакльлђр кую љчен, чит иллђргђ дђ чакырып тордылар. Өч ел элек ул Тљркия Республикасына иќат сђфђрендђ булып кайтты. Анда атаклы хореограф Мерсин шђџђрендђге опера џђм балет театрында тљрек артистлары белђн яћа тамашаны сђхнђлђштерде.
Ђйе, Шамил Терегуловныћ исеме Россиядђ генђ тњгел, ђ чит иллђрдђ дђ яхшы билгеле иде. Татар морзалары нђселеннђн булган атаклы миллђттђшебез ата-бабаларыныћ электђн њк килгђн данын шулай итеп чит иллђргђ дђ танытты. Ике ел элек Испаниягә дә иҗат сәфәренә барып кайткан иде талантлы милләттәшебез. Шул эш сәфәрен атаклы милләттәшебезгә Һөнәри бию халыкара ассоциациясе тәкъдим иткән иде. Шамил Терегулов Мадрид шәһәрендәге Һөнәри бию үзәгендә үзенең бай тәҗрибәсе белән уртаклашты.
2008 елгы иҗат сезоны Шамил Терегуловка аеруча истәлекле булды. “Балет рыцаре” дигән мактаулы исемгә лаек булды ул. Әле Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры коллективы мәшһүр хореографның истәлеген мәңгеләштерү өчен тагын да үз тәкъдимнәрен әзерли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100