Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада танылган тарихчы Марат Янборисов вафат булган
Галим озак вакыт авыру белән көрәшкән.
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 гыйнварда Уфада танылган тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор Марат Янборисов вафат булган. Аңа 69 яшь иде. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.
Аның хезмәттәшләре сүзләренчә, галим озак вакыт каты авыру белән көрәшкән.
Марат Янборисов — йөздән артык фәнни эш, китап, монография, дәреслек, уку-методик ярдәмлек авторы. Галим «Башкортстан Республикасы мәгариф отличнигы», Россия югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре исемнәренә лаек булган, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз