news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада танылган рәссамның күргәзмәсе ачылды

Башкортстанның М.В.Нестеров исемендәге сәнгать дәүләт музеенда Россия һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рифхәт Арслановның шәхси күргәзмәсе эшли башлады

(Уфа, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның М.В.Нестеров исемендәге сәнгать дәүләт музеенда Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рифхәт Арслановның шәхси күргәзмәсе эшли башлады. Ул күренекле рәссамның 60 яшьлек юбилеена багышлана.
Рифхәт Мөхәммәт улы Арсланов, нигездә, сәхнә әсәрләрен бизәүче талант иясе буларак билгеле. Бүгенге көнгә Р. Арсланов 200гә якын спектакльгә ясалган декорацияләр авторы. Башкортстандагы театрлар белән генә түгел, ә Казан, Ташкент, Мәскәү, Ижау шәһәрләре театрлары белән дә иҗади хезмәттәшлек бәйли аны.
Рифхәт Арсланов Мәскәүдәге В.И.Суриков исемендәге сәнгать институтының театр-декоратив бүлеген тәмамлый. Ә 1970 еллардан бирле Уфа дәүләт сәнгать институтының сурәт төшерү факультетында мөгаллимлек кыла Р. Арсланов. Андагы театр-декоратив остаханәгә дә җитәкчелек итә талантлы рәссам. Хәзер инде профессор дәрәҗәсенә дә ия ул.
Әле Башкортстанның М.В.Нестеров исемендәге сәнгать дәүләт музеенда Рифхәт Арслановның кырыктан артык картинасы урнаштырылган. Алар арасында театр декорацияләре сурәтләре генә түгел, ә башка темага һәм башка жанрдагы картиналар да байтак. Аларда татар һәм башкорт халыкларының милли рухы ярылып ята.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100