Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада танылган галим Мирза Муллагулов вафат
Уфада озак авырудан соң галим-этнограф, тарих фәннәре кандидаты Мирза Муллагулов вафат булган. Аңа 84 яшь иде. Бу хакта «Башинформ» аның хезмәттәшләренең сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.
Аның фәнни эшчәнлеге башкортларның Башкортстанның башка халыклар белән хуҗалык эшчәнлеген, урман кәсепләрен, этномәдәни элемтәләрен өйрәнүгә багышланган. Ул Башкортстан Республикасы, Курган, Оренбург, Пермь, Свердловск, Чиләбе һәм башка өлкәләр буенча утыздан артык этнографик экспедициядә катнашкан. Галим 100 фәнни эш язган, ул «Башкиры» басмасы авторларының берсе (2016). Шулай ук Мирза Муллагулов Башкортстан Фәннәр академиясенең Раил Кузеев исемендәге премия лауреаты (2009) булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз