news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада танылган галим һәм язучы Гайсә Хөсәенов вафат булган

Аңа 93 яшь иде.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Уфада совет һәм Россия филологы Башкортстан Фәннәр академиясе академигы, Россия атказанган фән эшлеклесе, Салават Юлаев исемендәге республика премиясе лауреаты Гайсә Хөсәенов вафат булган. Аңа 93 яшь иде.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, Гайсә Батыргәрәй улы - Башкортстан мәктәпләре өчен дәреслек, уку ярдәмлеге, хрестоматия һәм фәнни-методик эшләнмәләр авторы. Аерым язучыларның әсәрләренең фәнни җыентыкларын, төрле юнәлешләр буенча хезмәтләр җыючы һәм фәнни мөхәррир.

news_right_1
news_right_2
news_bot