news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада танылган физик Алмас Акманов вафат

12 гыйнварда Уфада авырудан соң 84 яшендә физика-математика фәннәре кандидаты, профессор, Башкортстанның атказанган халык мәгарифе хезмәткәре, РФ югары һөнәри белем бирү өлкәсендә мактаулы хезмәткәре Алмас Акманов вафат булды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Алмас Акмановның укыту-методик һәм фәнни эшчәнлеге радиофизика, лазерлар физикасы белән бәйле иде. Ул Башкортстан дәүләт университетының физика факультетында «Радиофизика» белгечлеген формалаштыруга һәм үстерүгә зур өлеш кертә.

Алмас Акманов үзәк һәм чит ил басмаларында 30дан артык фәнни хезмәт бастырып чыгарган, уйлап табулар өчен ике авторлык таныклыгын алган шәхес.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100