news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Уфада тагын Зәки Вәлиди тирәсендәге бәхәсләрне тикшерделәр
Танылган галим һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәтзәки Вәлиди шәхесенә кагылышлы бәхәсләргә кайбер аңлатмаларны да бирде В. Палагин
Скопировать ссылку
(Уфа, 5 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Федераль Иминлек хезмәтенең Башкортстан идарәсе башлыгы Виктор Палагин матбугат очрашуы оештырды. Анда әлеге көнүзәк мәсьәләләр дә, тарихка кагылышлы кайбер бәхәсле сораулар да тикшерелде. Танылган галим һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәтзәки Вәлиди шәхесенә кагылышлы бәхәсләргә кайбер аңлатмаларны да бирде В. Палагин.
Соңгы ике елда Әхмәтзәки Вәлидигә карата үзәк матбугат басмаларында һәм интернет сәхифәләрдә байтак язмалар дөнья күрде. Аларның күпчелеге Зәки Вәлидинең нацистлар белән бәйләнештә булганлыгы хакында иде. Андый язмаларга каршы башкорт милли оешмалары кискен каршы чыкты һәм берничә тапкыр матбугат очрашуы, “түгәрәк өстәл” сөйләшүләре уздырып, Зәки Вәлидине яклап чыкты.
Башкорт милли хәрәкәте лидерлары Башкортстан автономиясен төзүгә зур өлеш керткән Зәки Вәлидигә каршы башланган һөҗүм бүгенге көндә Башкортстанның үзенә карата да һөҗүм буларак кабул ителә дип ассызыклый. Алар фикеренчә, Зәки Вәлидине фашистлар Германиясе белән хезмәттәшлектә гаепләү яшерен максатларны да күз уңында тота.
Зәки Вәлиди шәхесенә карата шик белдерүләр аеруча Уфадагы бер урамга аның исемен биргәннән соң көчәеп китте. Кайбер тарихчы галимнәр мәгълүматларына нигезләнеп, матбугатта Зәки Вәлидине Гитлер Германиясе белән хезмәттәшлектә гаепләгән язмалар дөнья күрде һәм алар әле дә күренгәләп кала.
Зәки Вәлиди тирәсендәге бәхәсләр хәтта Россия Дәүләт думасына да барып җитте. Депутатлар, Думаның былтыр декабрь азагындагы утырышында, Федераль Иминлек хезмәтеннән З. Вәлиди хакында мәгълүматлар соратырга булган иде.
Россия Дәүләт Думасына Башкортстаннан сайланган депутат Андрей Назаров парламент утырышында Думаның Иминлек комитетына Башкортстанда Зәки Вәлидине зурлауга карата дәгъваларын җиткерде. Андрей Назаров фикеренчә, Зәки Вәлиди фашист Германиясе җитәкчеләре белән хезмәттәшлек иткән, советларга каршы эшчәнлек алып барган, ә Башкортстанда аны зурлау, хөрмәтләү белән шөгыльләнәләр. Дума депутаты, Зәки Вәлидинең чын йөзен ачу өчен, Россия Федераль иминлек хезмәтеннән аның хакында тулы мәгълүматлар соратып алу кирәк, дип белдерде ул чакта.
Федераль Иминлек хезмәтенең Башкортстан идарәсе башлыгы В. Палагин әле Уфада узган матбугат очрашуында Зәки Вәлидинең нацист Германиясе җитәкчеләре белән бәйләнешләре булуга дәлилләр юк дип белдерде. “Идел-Урал” легионына татар һәм башкортларны җәлеп итүгә дә аның катнашы юклыгын әйтте ул. “Әлегә ачылган кадәр архивларда Зәки Вәлидинең Советлар Союзына каршы нинди дә булса хилаф эшчәнлеге хакында мәгълүматлар юк” дип әйтте В. Палагин.
Әлеге сүзләр башкорт милли оешмалары вәкилләре күңеленә май булып ятты, билгеле. Чөнки алар моңа кадәр дә:”Башкорт халкы Әхмәтзәки Вәлидинең якты истәлегенә күләгә төшерүгә юл куймаячак”, - дип белдерә килә иде. Быел Башкортстанда З. Вәлидинең тууына 120 ел тулуга багышланган зур чаралар оештыру каралган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot