news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада тагын биш мәктәп вакытлыча дистанцион укуга күчте

Онлайн-формат 14 көнгә кертелгән.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). 30 сентябрьдән Уфада тагын биш мәктәп вакытлыча дистанцион укуга күчте.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, онлайн-формат 14 көнгә кертелгән. Кабул ителгән карар Башкортстан Роспотребнадзор идарәсе тәкъдимнәренә нигезләнгән.

Эпидемиологик хәл тотрыкланган очракта, укучылар көндезге уку режимына әйләнеп кайтачаклар.

Моңа кадәр Башкортстанда авыручылар санының артуына бәйле 70 мәктәп дистанцион укуга күчерелде, дип яза «Башинформ».

news_right_1
news_right_2
news_bot