news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Уфада тагын бер мәчет ачылды
Башкортстан башкаласында янә бер Аллаһ йорты үз ишекләрен ачты
Скопировать ссылку
(Уфа, 27 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан башкаласында янә бер Аллаһ йорты үз ишекләрен ачты. Уфаның Богдан Хмельницкий урамында ачылган мәчет бик зур булмаса да, шушы тирәдә яшәүчеләр аңа бик тә шатланды.
“Фәтхелислам” исемен алган яңа Ходай йорты ике зур бүлмәдән тора. Аны биредәге игелекле эшкуар Рәзиф Фәтхелисламов мөселманнарга бүләк итте.
Мәчетнең бер бүлмәсе мөселманнарга намаз уку һәм башка гыйбадәтләр кылуга җайлаштырылган. Ә икенче бүлмә уку-гыйлем эстәүгә тәгаенләнгән. Шунда ук китапханә дә эшли.
Мәчеттә бүгеннән үк инде ислам нигезләрен өйрәнү курслары эшли башлады. Биредә шулай ук танышулар хезмәте дә эшли. Киләчәктә яңа мәчеттә мөселман мәдәнияте музее да булдырылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot