news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада төзелешкә кагылышлы бөтенроссия киңәшмәсе үтте

Башкортстан башкаласы бу көннәрдә бик күп кунаклар кабул итте. Аз катлы йортлар төзелеше мәсьәләләрен караган зур җыен булды биредә

(Уфа, 5 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан башкаласы бу көннәрдә бик күп кунаклар кабул итте. Аз катлы йортлар төзелеше мәсьәләләрен караган зур җыен булды биредә.
Бөтенроссия киңәшмәсенә Мәскәүдән Россия төбәкләр үсеше министры Виктор Басаргин, шулай ук торак төзелеше өчен җаваплы югары җитәкчеләр, Дәүләт думасы депутатлары, сенаторлар һәм илнең 60тан артык төбәгеннән вәкилләр килде.
Киңәшмә үзе Уфаның мәһабәт Конгресс-холл бинасында үтте. Аның эшендә катнашу өчен президент Мортаза Рәхимов та килде һәм чыгыш ясады. Ә инде төп чыгышны Башкортстан хөкүмәте рәисе Раил Сарбаев ясады. Нәкъ менә аны республикада аз катлы йортлар төзелешен дәртләндереп торучы дип белдерәләр.
Мәгълүм ки, узган елда Уфа янындагы берничә авыл кырында бер һәм ике катлы йортлар төзелә башлаган иде. Аеруча Шамонино авылы янындагы төзелешләр киң колач алды. Мәскәүдән килгән зур кунакларны гел генә шунда алып бара башлаганнар иде. Анда мактанырлык эшләр белән бергә кайбер хилафлыклар турында да сүзләр чыккалап ала. Шулай да әле эшнең мәхкәмәгә барып җиткәне юк.
Уфадагы бөтенроссия киңәшмәсе үзенчә аз катлы йортлар төзү буенча фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу максатын куйды. Читтән килгән кунаклар Башкортстан тәҗрибәсен югары бәяләде. Шамонино авылында төзелүче йортларны карап чыккач, мактау сүзләрен кызганмады алар.
Башкортстан Төзелеш, транспорт министры урынбасары Урал Ураксин сүзләренчә, бу ел азагына кадәр Уфа янындагы авылларда 2,5 мең йорт төзелеп бетәчәк. Алар һәрберсе бер гаиләгә тәгаенләнгән. “Русиядә безнең кадәр шулай аз катлы йортлар төзүгә ныклап керешкән башка төбәк юк әле”, - ди Урал Ураксин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100