news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада төрле телләрдә чыккан «Зөләйха күзләрен ача» китабының тышлыклары тәкъдим ителә

Роман 2015 елда дөнья күрде һәм укучылар арасында зур популярлык казанды.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Уфада Гүзәл Яхинаның төрле телләрдә нәшер ителгән «Зөләйха күзләрен ача» китабының тышлыклары коллекциясе белән танышырга мөмкин. Проектны Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә әзерли, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Язучы хәбәр иткәнчә, узган елда «Зөләйха күзләрен ача» романын 22 телгә тәрҗемә итү турында килешүләр төзелгән. Гүзәл Яхина Милли китапханәгә рус, татар, болгар, кытай, чех, эстон, фин, француз, немец, венгр, итальян, иран, литва, македон, голланд, поляк, серб, словак, украин, үзбәк телләрендә дөнья күргән китабының тышлыкларын тәкъдим итте. 2018 елда роман тагын румын, инглиз, хорват, иврит, испан һәм швед телләренә тәрҗемә ителеп, китап булып басылып чыгар дип көтелә.

Ел башында китапханәдә шулай ук М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының «Зөләйха күзләрен ача» спектаклендә уйнаган артистлары белән очрашулар оештырылачак.

Шунысын да искәртик: роман 2015 елда дөнья күрде һәм укучылар арасында зур популярлык казанды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100