news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада төбәкләр үсеше мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы уза

Утырышта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнаша

(Казан, 8 февраль, “Татар–информ”). Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин Уфада төбәкләр үсеше мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышын үткәрә. Утырышта Россия Федерациясе субъектларында мәгълүмати технологияләрне үстерү мәсьәләсе каралачак. Утырышта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнаша.
Владимир Путин Уфада шулай ук “Башкортстанның социаль картасы” проектының мөмкинлекләре, аның сәламәтлек саклау өлкәсе һәм җәмәгать транспортында кулланылышы белән танышачак. Моннан тыш, Премьер–министр Уфада яңа трансформатор заводы – Ауропада шундый профильдәге иң эре предприятиедә булачак. Хәзерге вакытта заводның беренче җитештерү линиясен көйләү эшләре алып барыла, дип хәбәр итә «Башинформ».

news_right_1
news_right_2
news_bot