news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада совет дипломаты Кәрим Хәкимовка багышланган күргәзмә ачыла

3 февральдә, Нәҗип Әсәнбаев пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Кызыл паша» спектакленең премьерасы тамашачыларга тәкъдим ителәчәк көнне, М.Гафури исемендәге Башкорт академия театры фойесында «Кәрим Хәкимов – Кремльнең гарәп вәзире» дигән күргәзмәнең презентациясе була. Күргәзмә өчен материалларны Бишбүләк районы Дүсән авылындагы Кәрим Хәкимовның мемориаль музее тәкъдим итә. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Республика Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, экспозициядә Кәрим Хәкимовның Хиҗаз, Нәҗд Корольлеге һәм аңа кушылган өлкәләрдәге дипломатик миссиясен чагылдырган фотолар һәм документлар, шулай ук сәясәтчегә багышланган китаплар белән танышырга мөмкин булачак. Тамашачылар шулай ук Кәрим Әбдрәүф улының шәхси әйберләрен дә күрә ала. Проектта яшь Совет Республикасы һәм гарәп-фарсы дөньясы арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруга сизелерлек өлеш керткән күренекле совет дипломаты, Совет Россиясенең гарәп илләрендәге беренче вәкаләтле вәкиленең тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләүче 20дән артык сирәк очрый торган, уникаль экспонат һәм артефакт тәкъдим ителәчәк.

М.Гафури исемендәге театр музее шулай ук Башкорт драма театрында «Кызыл паша» спектакленең беренче куелышына (1982 ел, режиссеры – Лек Вәлиев) багышланган экспозиция дә әзерләгән.

Искәртеп узабыз, 2021 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бишбүләк районына эш сәфәре кысаларында совет дипломаты Кәрим Хәкимовның Дүсән авылындагы музей-йортында булды.

Төбәк Башлыгы республика Мәдәният министрлыгына Кәрим Хәкимовның музей-йортын үстерү буенча тәкъдимнәр әзерләргә, шулай ук «Кызыл паша» спектаклен М.Гафури исемендәге Башкорт драма театры сәхнәсендә кабат куярга кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100